Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

11 апрель – Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне

Бөек Ватан сугышы вакытында Германия һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләве мәгълүм. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән...

Бөек Ватан сугышы вакытында Германия һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләве мәгълүм. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була.


1945 елның 11 апрелендә, Германия территориясендәге Бухенвальд концлагере тоткыннары баш күтәрә. Соңрак әлеге дата, Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән, фашист концлагерьларыннан, геттолардан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтелә башлый, дип ачыклык кертә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев