Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Гасыр яшьтәшен котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов барды.

Мари Бүләр авылында гомер итүче Халидә Әхвәли кызы Кадыйрова бүген үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гасыр яшьтәшен котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов барды. Халидә апаның иңнәренә җылы шәл салып, Азат Мөҗәһит юлы юбилярга җылы теләкләрен җиткерде. Райондашыбызга РФ Президенты В.Путинның рәхмәт хаты, ТР Президенты Р. Миңнеханов котлау открыткасы, район башлыгының күчтәнәч пакеты тапшырылды. Әбекәйнең биш баласы кадерле кешеләренә матур сүзләр әйтеп, әниләренә алга таба да куанычлы гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев