Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

10 ноябрь - эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне

Октябрь революциясеннән соң, Эчке эшләр халык комиссариаты карары белән, революцион җәмәгать тәртибен саклау өчен эшче милициясе төзелә.

1919 елда В.И.Ленин "Советларның эшче-крестьян милициясе турында" декретка кул куя. Шул вакыттан башлап Совет милициясе үзенең тарихи юлын башлап җибәрә һәм, төрле үзгәрешләр кичереп, бүгенге көндә дә, полиция исеме астында илгә, халыкка хезмәт итә. Россия полициясенең тарихы100 ел белән генә чикләнә, дию дөрес булмас иде. Чөнки борынгы Рус дәүләтендә дә җәмәгать тәртибен саклауга игътибар бирелгән. Чорына күрә ул вәкаләтне төрле органнар: биләмәчеләр һәм алпавытлар, аларның хезмәтчеләре, кнәзләрнең волостельләре, наместниклары һәм башкалар башкарган. Рус патшаларыннан беренче булып ПетрI җәмәгать тәртибен саклау нияте белән полиция органнары төзергәомтыла. 1718 нче елның 25 маенда аның указы нигезендә генерал-полицмейстер вәкаләтләрен имзалый.

Безнең җирлектә исә милиция органнары 1930 елда Мөслим районы булдырылганчы барлыкка килә. Милиция бүлеге Хәсәнша байның яхшы хәлдәге йортына урнаша һәм 1986 елга кадәр, ягъни ике катлы кирпеч бина салынганчы шунда була.

Мөслим милициясе хезмәткәрләренең саны төрле елларда төрлечә була. Башлангыч чорда исәпләнгән 10 кешедән 68 хезмәткәргә кадәр җитә.Эчке эшләр органнарындагы 2011 елда күзәтелгән үзгәрешләрдән соң, штат саннары бик күпкә кимесә дә, полиция хезмәткәрләре үз алларына куелган бурычларны тиешенчә үти.

Милицияне бүлеген җитәкләүчеләргә килгәндә 1950 елга кадәрге мәгълүматлар бик тулы түгел. Архивлардан һәм өлкән буыннан алынган мәгълүматлар буенча, бүлекне 1937 нче елның 1 нче февраленнән 1939 нчы елның 1 февраленә кадәр - Бәдретдин Алтынбаев, аннан соң 1941 елның августына кадәр - Габдулла Хатбуллин җитәкләгән. Аннан соң 1946 елга кадәр кем җитәкләве билгесез.Халиулла Вәлиев 1946 елның февраль аеннан алып 1949 елның декабренә кадәр башта начальник вазыйфасын вакытлыча башкаручы булган, аннары җитәкче итеп билгеләнгән дигән мәгълүмат бар. Район эчке эшләр бүлеген төрле елларда түбәндәге иптәшләр җитәкләде:

Баян Гаянов (01.01.1950-14.08.1951),

Галим Әхмәтҗанов (14.08.1951-09.11.1957),

Григорий Гаврилов (22.11.1957-15.02.1969),

Рафаиль Газизов(15.02.1969-16.06.1980),

Илгиз Гыйздәтуллин(15.07.1980-26.08.1984),

Марс Габитов (10.09.1984-01.04.1991),

Валерий Бухарин (05.04.1991-22.01.1999),

Марат Насыйров (27.02.1999-25.10.2001),

Владислав Гыйлманов (25.10.2001-07.04.2003),

Равил Гарипов (03.05.2003-31.12.2009),

Рамил Яруллин (01.01.2010-01.12.2011).

2011 нче елның гыйнвараеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлекчәсен Наил Бәдретдинов җитәкли.

Полиция хезмәткәрләренең хокук тәртибе сагындагы киеренке хезмәте башкалар күзенә артык бәрелми дә. Ә бит эчке эшләр органнары хезмәткәрләре илебез гражданнарының закон белән якланган мәнфәгатьләре сагында уяу тора.

Хөрмәтле коллегалар, эчке эшләр бүлеге ветераннары! Сезне Совет милициясенең 100 еллыгы һәм эчке эшлэр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез. Авыр һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, түземлек, ныклы сәламәтлек телибез!

Наил Бәдретдинов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, поилиция подполковнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев