Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

10 мең сумны алдыгызмы?

Мәктәп яшендәге балалары булып та 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчаны алмаган гаиләләрнең әлеге сумманы үзләштерү өчен 1 айдан да әзрәк вакыты калды. Пенсия фонды гаризаларны 1 ноябрьгә кадәр кабул итә.

Исегезгә төшерәбез, мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелүче әлеге төр түләү 1 сентябрьгә кадәр (яңа уку елының беренче көне) – 6 яше һәм 3 июльдән соң 18 яше (түләү турындагы карар чыкканнан соң беренче көн) тулган балалары булган гаиләләргә бирелә. Әлеге акчаны баланы уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр дә алырга мөмкин. Бу төр түләү, гомуми белем алуларын дәвам иткән очракта, 18-23 яшьлек инвалидларга һәм сәламәтлекләре чикле гражданнарга да билгеләнә.

Бүгенге көнгә кадәр гариза бирмәгән әти-әниләр моны 1 ноябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталы аша эшли ала. Опекуннарга Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев