Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

10 мең сум кемгә тиеш?

Бер тапкыр бирелүче 10 мең сум күләмендәге түләү ана капиталына бәйле түгел.

3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләү тиеш. Аны кемнәр алырга хокуклы? Ана капиталына хокукы булмаган гаиләгә бу акча түләнәчәкме? Гариза кайчанга кадәр кабул ителә?
 – Бер тапкыр бирелүче 10 мең сум күләмендәге түләү 3 яшьтән 16 яшькә кадәр һәр бала өчен түләнә. Әлеге яшькә җитү вакыты – агымдагы елның 11 маеннан 30 июньгә кадәр. Монда ана капиталына хокук булу мөһим түгел. Бу түләү 2020нче елның 1 июненнән бирелә башлана. Ә гаризаны 2020нче елның 1 октябренә кадәр тапшырырга була, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Гаиләдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәр бер бала булса, 10 мең сум түләнә, ике бала булса – 20 мең сум.
Бу түләүне бары тик үзебезнең илдә яшәүче Россия Федерациясе гражданнары гына алырга хокуклы. Әгәр сез элек чит илдә яшәп, соңыннан Россиягә кайткансыз икән, бер тапкыр түләнә торган акчаны алу өчен хәзерге вакытта яшәгән урыныгызны раслаучы документларыгыз булырга тиеш. 
“Балага 16 яшь июнь ахырын-да гына тулса, бу акчаны алып буламы?” – дип сораучылар бар. Әйе, була. Закон нигезендә бер тапкыр түләүгә хокук 2020нче елның 1 июленә кадәр барлыкка килергә тиеш. Балага 16 яшь агымдагы елның 30 июнендә тулса, гаилә бер тапкыр бирелүче түләүгә хокуклы. 
Балага 3 яшь апрель-июнь айларында тула. Бу очракта ай саен бирелүче һәм бер тапкыр бирелүче түләүләрне алып була-мы? 
– Балага 3 яшь апрельдә тулса, гаилә апрель өчен – 5 мең сум күләмендәге айлык түләүне, 1 июньнән соң 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүне алырга хокуклы. Балага 3 яшь май аенда тулса, гаилә апрель һәм май айлары өчен 5 мең сумны да (барлыгы – 10 мең сум), шулай ук 1 июньнән соң бер тапкыр бирелүче 10 мең сумны да ала. Балага 3 яшь июньдә тулган очракта гаилә апрель, май, июнь айлары өчен 5 мең сум күләмендәге айлык түләүне (барлыгы – 15 мең сум), шулай ук 1 июньнән соң 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелүче түләүне алачак, – ди Фәридә Ганиева. 
Түләү өстәмә ярдәм рәвешендә федераль бюджеттан башкарыла. Бер тапкыр бирелүче бу түләү гаилә кеременә, эш булу-булмауга, хезмәт хакы алу-алмауга, ниндидер пенсия, пособие, социаль түләү һәм социаль яклауның башка чараларын алуга бәйле түгел. Түләү 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган барлык гаиләләргә тиеш.
Бу акчаны алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта гариза бирергә кирәк. Башка өстәмә документлар таләп ителми.   
Гаризаны шулай ук Пенсия фондының территориаль бүлегенә һәм күпфункцияле үзәккә тапшырырга мөмкин. Пенсия бүлегенә алдан язылу шарт. Гаризаны баланың туу турындагы таныклыгында язылган ата-ана бирергә хокуклы. Икесе дә тапшырган очракта түләүне беренче булып биргәне ала. Гаризаны опекуннар да тапшыра ала. Әмма моның өчен пенсия бүлегенә яисә күпфункцияле үзәккә гаризаны шәхсән тапшырырга кирәк. Әлеге акчаны түләүдә экстерриториаль ысул гамәлдә, ягъни теләсә кайсы пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
Барлык каналлар буенча да гаризалар агымдагы елның 1 октябренә кадәр кабул ителәчәк. Гаиләдә түләүгә хокуклы берничә бала булса, бер гариза тапшыру җитә, – дип аңлаталар белгечләр.
Гаризада гариза бирүченең банк счетын күрсәтү шарт. Акча бары тик гариза бирүченең банк счетына гына күчә. Башка зат счетына түләү башкарылмый. Гариза бирүче балага карата ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән яисә бу хокуклары чикләнгән булса, тууы белән бер тапкыр бирелүче түләүгә хокук барлыкка килгән бала үлгән очракта, дөрес булмаган мәгълүматлар тапшырылса, түләү шулай ук башкарылмый.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X