Реклама
8 июль көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнешен туктату темасы киңәшмә узды. Нәтиҗәдә, министрлар 10-20 июль көннәрен республикада сыйфатсыз алкогольгә каршы көрәш ункөнлеге, дип игълан итте.
Аның кысаларында һәр шәһәр-районда рейдлар оештырылачак. Мөслим районы Башкарма комитетының сыйатсыз алкоголь белән көрәш мобиль группасы да агымдагы атнада авыл җирлекләрендә тикшерү эшләре алып барачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз