Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 сыерга 3000 сум һәм савыла торган 1 кәҗәгә 1000 сум субсидия кайтачак

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын бирә торган 4706 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм 400 меңнән артык ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Ә республика районнарының өчтән берендә шундый хуҗалык субъектлары тарафыннан җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 65 %ка җитә һәм аннан да артып китә. Билгеле инде, дәүләт ягыннан аларга игътибар да...

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын бирә торган 4706 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм 400 меңнән артык ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Ә республика районнарының өчтән берендә шундый хуҗалык субъектлары тарафыннан җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 65 %ка җитә һәм аннан да артып китә.

Билгеле инде, дәүләт ягыннан аларга игътибар да арта, бюджеттан төрле ярдәме күрсәтелә. 2014 елда гына да төрле юнәлештәге кече хуҗалыкларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан дәүләт ярдәме 2,1 млрд. сумнан артык булды (2013 елда - 1,8 млрд. сум). Моннан тыш, кайбер муниципаль районнарда мондый предприятиеләрне үстерүгә үзләреннән дә финанс чаралары бүлеп бирәләр.

Мәгълүм ки, җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең күп өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә. Мәсәлән, 2014 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар гомуми авыл хуҗалыгы продукциясенең 46,6%ын җитештергәннәр, аларга 637 млн. сум, ягъни АПКга күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасыннан 5,5%күләмендә акча бирелгән. Финанслау күбрәк кредитлар буенча ставкаларның процентларын субсидияләү рәвешендә башкарылды.

Мондый диспропорцияне бетерү өчен бүген эшләнә торган (Краснодар крае аналогы буенча) "Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында"гы закон ярдәмгә киләчәк, аның нигезендә 2016 елдан шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә оештыру һәм финанс ярдәме буенча өстәмә масштаблы чаралар күздә тотыла.

Закон проектында ярдәм итүнең тагын уннан артык яңа төре карала, шул исәптән төрле төрдәге терлекләр сатып алуга, сыерларны ясалма аталандыру буенча чыгымнарны каплауга, теплицалар төзүгә, шулай ук башка юнәлешләрне субсидияләүгә ярдәм итү карала. Закон проекты Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. Законны 2015 елның көзендә кабул итү планлаштырыла. Яңа закон авыл кешеләренә гарантияле дәүләт ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк, халыкка ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, хуҗалыкларда терлекләр санын арттыру өчен стимул булачак.

Агымдагы елда республика бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөтчелек юнәлешендәге минифермалар төзү чыгымнарын каплауга субсидияләр бирелде (бер хуҗалыкка 200 мең сумга кадәр һәм смета бәясеннән 70 %тан арттырмыйча), шулай ук буаз таналар сатып алу өчен субсидияләр бирелде (1 танага15 мең сум исәбеннән, бер хуҗалыкка 5 танага кадәр һәм сатып алынган терлекләр хакынннан 50 %тан арттырмыйча). Агымдагы елның август уртасыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыерлар тотуга чыгымнар өлешен субсидияләү буенча ярдәм күрсәтеләчәк (1 сыерга 3000 сум һәм савыла торган 1 кәҗәгә 1000 сум исәбеннән). 2010-2014 елларда бу максатлар өчен 1634,6 млн. сум акча бүлеп бирелде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев