Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 сентябрьдә Россия мәктәпләренә 14,7 миллионнан артык укучы барачак

Балаларның якынча 1,7 миллионы беренче сыйныфка кабул ителә, дип яза "Татар-информ". 1 сентябрьдә Россия мәктәпләре якынча 1,7 миллион беренче сыйныф укучысын кабул итәчәк, дип хәбәр итте вице-премьер Ольга Голодец Светлогорскта (Калининград өлкәсе) узган Август педагогика форумы кысаларында. Бу хакта "Интерфакс" җиткерә. Россия хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, быелның 1 сентябрендә ил...

Балаларның якынча 1,7 миллионы беренче сыйныфка кабул ителә, дип яза "Татар-информ". 1 сентябрьдә Россия мәктәпләре якынча 1,7 миллион беренче сыйныф укучысын кабул итәчәк, дип хәбәр итте вице-премьер Ольга Голодец Светлогорскта (Калининград өлкәсе) узган Август педагогика форумы кысаларында. Бу хакта "Интерфакс" җиткерә. Россия хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, быелның 1 сентябрендә ил мәктәпләренә 14,7 миллионнан артык укучы барачак. Шуларның якынча 1,7 миллионы беренче сыйныфка кабул ителә. 1 сентябрьдә илебездә 40 мең укучыга исәпләнгән 76 яңа мәктәп ачыла. Голодец шулай ук билгеләп үткәнчә, 2017 ел ахырына кадәр урта гомуми белем мәктәпләре өчен Федераль дәүләт белем бирү стандартының (ФГОС) яңа редакциясе әзерләнәчәк. Август педагогия форумы традицион рәвештә Светлогорскта уза. Форумның быелгы үзәк чарасы - "Рус теле - гражданлык тәңгәллегенең нигезе" төбәкара конференциясе. Анда 2 меңнән артык мөгаллим катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев