1 сентябрьдә илнең барлык мәктәпләрендә "Киләчәккә омтылган Россия" дигән тематик дәрес узачак. Ул ил үсешенең иң мөһим юнәлешләренә багышланган. Мәсәлән, үз талантыңны өч, биш яисә ун елдан кулланып булырлык перспективалы өлкәләр, шулай ук Россиядә үзеңне үстерү мөмкинлекләре. Дәресләр 1 сыйныфтан башлап, төрле яшьтәге укучылар өчен узачак.
Россия Мәгариф һәм фән министлыгы сайтында язылганча, мондый дәрес үткәрү кирәклеген берничә тапкыр мөгалимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Бөтенроссия халык фронты вәкилләре тәкъдим иткән. Белгечләр фикеренчә, мәктәп укучыларына заманча Россиядә һәм аның үсешендә үз урыныңны таба белү кирәк, шулай ук икътисади һәм социаль имин булган дәүләт шартларында карьера төзү, гаилә булдыру мөмкинлекләрен аңлату тиешле.
Дәрес кысаларында мәктәп укучыларына фикер алышу өчен Россиядә инновацион икътисадны үстерү, ил территориясен һәм киңлеген үзләштерү, табигатьне саклау, фән һәм технология, дәүләт иминлеге һәм сәясәте турындагы темалар тәкъдим ителәчәк.
Нет комментариев