Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 октябрьгә кадәр хәл ит!

Федераль законнар нигезендә ташламаларга һәм со­циаль ярдәм чараларына хокуклы гражданнар социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын сайлый ала.

Мөслим районында клиентлар­ны кабул итү хезмәте исегезгә төшерә: федераль законнар нигезендә ташламаларга һәм со­циаль ярдәм чараларына хокуклы гражданнар социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын сайлый ала. Натураль форма җыелманы социаль хезмәтләр рәвешендә алу, акчалата эквивалент тулысынча яисә өлешчә түләнә.

Социаль хезмәтләр җыелмасына дарулар, медицина әйберләре һәм ин­валид балалар өчен дәвалау тукла­нуы; төп авыруларны кисәтү өчен са­наторий-курортта дәвалануга юлла­ма; шәһәр яны тимер юл транспор­тында яисә шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару-кай­ту керә. Мөрәҗәгать итү булмаган оч­ракта җыелма натураль формада бирелә. Баштан ук аны акчалата алучы радиациягә дучар булган гражданнар искәрмә булып тора, ди Мөслим райо­нында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Җыелманы яки аның өлешен акча­лата алу өчен 1 октябрьгә кадәр РФ Пен­сия фондының территориаль органына гариза тапшырырга кирәк. Моны ПФР сайтындагы шәхси кабинет аша яисә дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук ПФРның теләсә кайсы территориаль органында яисә күп функцияле үзәктә эшләргә була.

Социаль хезмәтләр җыелмасын натураль формада алудан баш тарту турында гариза элек инде бирелгән булса, яңа гариза таләп ителми гражданин үз карарын үзгәрткәнчегә кадәр (мәсәлән, социаль хезмәтләр җыелмасын, бер яки ике социаль хезмәтне натураль формада алу) җыелма акчалата түләнәчәк, ди Фәридә Ганиева.

Агымдагы елның 1 октябренә кадәр яңа гариза тапшырылган очрак­та, җыелма, сайланган шартларга ка­рап, 2023нче елның 1 гыйнварыннан бирелә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия фонды яңалыклары