Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музыка укытучылары бәйрәме

1 октябрьдә музыка белгечләре бәйрәм итте. Бу - музыка туган көн. 1975 елда Юнеско дигән Халыкара оешма,1 октябрьне - Халыкара Музыка көне дип игълан итте. Бу көнне, музыка көне итү өчен Дмитрий Борисович Кабалевский зур тырышлык куя.Музыка сәнгатьнең иң көчле,иң зур көдрәткә ия тармагы.Ул безнең тормышыбызны һәрвакыт тулыландырып тора.Безнең халкыбызның...

1 октябрьдә музыка белгечләре бәйрәм итте. Бу - музыка туган көн. 1975 елда Юнеско дигән Халыкара оешма,1 октябрьне - Халыкара Музыка көне дип игълан итте. Бу көнне, музыка көне итү өчен Дмитрий Борисович Кабалевский зур тырышлык куя.Музыка сәнгатьнең иң көчле,иң зур көдрәткә ия тармагы.Ул безнең тормышыбызны һәрвакыт тулыландырып тора.Безнең халкыбызның тойгы-кичерешләрен,тарихын,кәеф-халәтен ,моң-сагышларын бик нык үтемле итеп бирә ала торган көч.Шуңа күрә МУЗЫКА һәркемгә якын сердәш,мәңгелек юлдаш. Гомер буе без аның белән бергә атлыйбыз. Кайгы-хәсрәттә дә, бәхет-шатлыкта да ул безнең белән. Күңелгә якын матур көйләр ,җанга әйтеп бетергесез рәхәтлек,куаныч,ләззәт бирә, яшәешебезне ямьләндереп җибәрә.Теләсәк тә,теләмәсәк тә - музыка белән без һәр көн очрашып торабыз. Ул безне йокыдын уянуга матур көйләре белән каршы ала һәм йокыгы киткәнче үзе белән ияртеп йөри. Музыка безгә яшәргә,эшләргә көч бирә,батырлыкка өнди,матурлыкны күрергә өйрәтә ,дус-тату яшәтә. "Музыка безне яхшырак,акыллырак,мәрхәмәтлерәк итә"-дип яза Д.Б. Кабалевский.

Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә Музыка көнен, әлбәттә, ныклап билгеләп үттек!Мәктәбебезнең халык уен кораллары бүлеге укытучылары балаларга күңелле бүләк ясадылар. Музыка көненә Фиксик, Лунтик, Клоун, Машалар кунакка килделәр.Укучылар күңелле эстафеталарда , музыкаль уенннарда актив катнаштылар. Фиксикның музыка грамотасы буенча бирелгән сорауларына 1 сыйныф укучылары төгәл җаваплар бирделәр.Рәхәтләнеп биедек,җырладык.Бәйрәм азагында Музыка патшасы керде һәм катнашучыларны Музыка көне белән котлады,1 сыйныф укучыларын музыкантлар рәтенә кабул иттеләр , музыкага мәхәббәтләре кимемәсен өчен "прививка" ,витаминнар өләштеләр.Бәйрәм бик күңелле үтте-матур көйләр,матур костюмнар, елмаю-көлүләр бик озак күңелләрдә сакланыр. Чын күңелдән укытучыларыбыз- Азия Заһидуллинага,Радик Газизовка, Дилбәр Салихҗановага,Әлфинур Гыйлметдиновага шундый матур бәйрәм оештырган өчен , безне яратканнары өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, укытучылар көне белән котлыйбыз, исәнлек,саулык,сәламәтлек теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X