Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 ноябрьдә суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

РФ Президентының 2009 нчы елның 8 сентябрендә кабул ителгән Указы нигезендә1 ноябрь Суд приставлары көне буларак билгеләп үтелә. Суд системасының нәтиҗәле эшләве суд приставлары хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Чөнки нәкъ менә алар законнар үтәлешен тәэмин итә, ә законның көче - гамәлгә ашырылуында.

Суд приставлары Федераль хезмәтенең Мөслим районы буенча бүлеге җитәкчесе Илвир Бәхтиев белән бүлек эшчәнлеге хакында әңгәмә кордык.

- Илвир Рафакович, сүзебезне бүлекнең оешу тарихыннан башлыйк әле. Ул кайсы елларга барып тоташа?

- Суд приставлары Федераль хезмәте идарәсенең Мөслим районыбүлеге1998 елда оеша. Хезмәтебез төгәллек, күп сабырлык, түземлек сорый.Бүлектә эшләүче 11 хезмәткәребезнең һәрберсе тиешле һөнәри осталыкка ия.Бердәм, дус булып эшләүче коллективыбыз белән алдыбызга куелган масатларга ирешү өчен бар тырышлыгыбызны куябыз. Эш күрсәткечләребез дә елдан-ел яхшыра бара.

- Сез нинди төр хезмәтләр башкарасыз һәм эш юнәлешләрегез нәрсәдән гыйбарәт?

- Суд приставлары хезмәтенең төп эш юнәлешләре- суд карарларын үзвакытында үтәтү, салым, алимент, фискаль түләүләрнең (дәүләт пошлинасы, штрафлар, иминият кертемнәренең) гражданнар тарафыннан үз вакытындабашкарылуын тәэмин итү. Җирлегебездә теркәлүсез яшәүче чит ил гражданнарын үз илләренә озату буенча да суд приставларыннан катнашыннан башка үтми.

- Әйтеп үтелгән эш юнәлешләрегездә билгеле күрсәткечләрегез дә бардыр, аларга төгәлрәк тукталсагыз иде.

- Суд приставлары хезмәтенең Мөслим районы бүлегенә ел башыннан башкару өчен 6500 документ керде. Шуларның биш меңгә якыны каралып, 4000е тиешле гражданнар тарафыннан үтәтелгән.

Алимент түләтү буенча эшләү дә мөһим юнәлешләребезнең берсе. Пристав хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән узып баручы елда алиментлар буенча бурычларның гомуми суммасын киметүгә ирештек.

- Салымнар, төрле штрафларны кайтару буенча да эшлибез дидегез. Бу мәсьәләгә дә ачыклык кертсәгез иде.

- "Салымны түләмичә дә тыныч йоклыйм", дип уйлаучы райондашларыбызкүп әле. Әмма аларга суд приставлары хезмәткәрләре тыныч йокларга ирек бирми. Чөнки канун таләбе катгый. Узып баручы елда гына да район буенча 6 млн сум салымнар юллап табылды. Ә түләтелгән төрле штрафлар күләме - 2,5 млн, башкарма җыемнар - 1,3 млн сум тәшкил итте, 528 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы дәүләт казнасына кайтарылды. Тиешле түләүләрдән яисә суд карарын үтәүдән баш тартучы 60 гражданга карата административ хокук бозулар турындагы беркетмәләр төзелде. Алимент түләүдән баш тартучы 5 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды.

- Илвир Рафакович, һөнәри бәйрәмегезне билгеләп үткән көннәрдә хезмәттәшләрегезгә һәм райондашларыбызга әйтер теләкләрегез дә бардыр.

-Һәр хезмәтнең үз матурлыгы, үз кыенлыгы бар. Без күп очракта кешеләргә авыр хәбәрләр һәм кыен сораулар белән киләбез. Шуңа күрә суд приставлары хезмәтендә бары тик чыныкканнар гына эшли ала. Хезмәттәшләремә иң мөһиме сәламәтлек, гаиләләрендә тынычлык һәм бердәм хезмәтебез белән яңа уңышларга ирешүебезне телим. Ә райондашларыбыз канун таләпләрен төгәл үтәсеннәр, тиешле түләүләрен вакытында башкарсыннар иде, дигән теләктә калам. Тәртипле булып, аңлашып яшик.

Әңгәмәдәш - Фәридә Гайнетдинова.

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев