Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 мартка кадәр түләргә кирәк!

Үзара салым турында кайберәүләрдән: “Тагын шул бер балык башын чәйниләр инде”, “Барыбер түләмим мин аны”, “Нигә әле мин түләргә тиеш?” кебек фикерләрне ишетергә туры килә. Акча чыгарасы килми инде ул, әмма...

Авыл җирлекләрендә отчет сессияләре уза. Җирлек башлыклары авыл халкы алдында узган ел башкарылган эшләр буенча хисап тоталар, быелга планлаштырылган эшләр белән таныштыралар. Җирлек башлыклары чыгышыннан күренгәнчә, һәр җирлектә, һәр авылда күләмле эшләр башкарылган. Авыл эчендәге юлларны ясау, ел дәвамында аларны чистартып, тигезләп тору, су линияләрен алыштыру яисә башнясыз су җыю җайланмаларын урнаштыру, урамнарны яктырту һәм җирлекләрнең йөзен үзгәртергә ярдәм итүче башка күп кенә эшләр башкарылган. Боларның барысы да халыктан җыелган үзара салым акчасы, дүрт тапкыр арттырып кайтарылган дәүләт ярдәме һәм республикада эшләүче башка программалар ярдәмендә эшләнгән. Әле моннан биш-алты ел элек кенә авыл җирлекләренең әлеге мәсьәләләрнең берсен дә хәл итәргә мөмкинлеге юк иде. Кайсы гына авылга барсаң да, җыеннарда халык юл, ут, су белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрә иде. Бүген авыл җыеннарында сораулар юк дәрәҗәсендә. Әлбәттә, кайсыбер урыннарда әле чишелеп бетмәгән мәсьәләләр бардыр, мөмкинлек булу белән алар да чишелеш табар. Район башлыгы Рамил Муллин үзара салымның күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирүен һәрдаим искәртә:
– 2013 елдан бирле эшләп килүче үзара салым программасы ярдәмендә җирлектә озак еллар хәл ителмәгән мәсьәләләрне яки көндәлек мәшәкатьләрне уңай хәл итә алдык. Юллар торышы булсынмы ул, су белән тәэмин итү мәсьәләсеме, урамнарны яктырту, чүплекләрне юк итү, парклар, спорт һәм балалар мәйданчыкларымы – барысы да үзара салым хисабына эшләнде. Хәтта социаль объектларны да төзекләндерә алдык.
Уңай үзгәрешләрне, башкарылган эшләрне күрә, бәяли белмәүчеләр дә бар. Әмма бүгенге тормышыбызга шөкер итеп, җирлегебезне оҗмахка тиңләп яшәүче өлкәннәребез дә, шушы матурлыкны үз куллары белән тудыручы яшьләребез дә күп әле. Үзара салым программасы гына тукталмасын да, авыл халкына алга таба да ярдәм итсен.
Быел авыл җирлекләрендә үзара салым күләмен халык үзе билгеләде. Районыбызның күп авылларында үзара салымны 1000 сумнан җыярга дигән фикергә килделәр. Иске Әлмәт авылында яшәүчеләр үзара салым күләмен – 1700, ә Үрәзмәт-Чишмә авылы халкы 3600 сум, дип билгеләгән. Иске Әлмәттә авылга керә торган юлның бер өлеше җимерелгән. Үзара салым ярдәме белән искеәлмәтлеләр юлны күтәртеп ясарга җыеналар. Авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирҗанова хәбәр итүенчә, авылда яшәүче 46 кеше дә әлеге сумманы инде тапшырган. Үрәзмәт-Чишмә авылында үзара салым акчасын урам юлын күтәртеп ясау өчен кулланачаклар. Авылда туып үсеп, бүген читтә яшәүче якташлары да иганәчелек ярдәмен күрсәтергә вәгъдә иткән. Быел Үрәзмәт-Чишмә халкының үзәгенә үткән юл проблемасы хәл ителер кебек. 
Үзара салым җыю башланды. Үзара салымны 1 мартка кадәр җыеп бетергән очракта, дүрт тапкыр арттырып кайтарылучы дәүләт ярдәме иртәрәк киләчәк һәм җәйге чорда төзекләндерү эшләрен башкару мөмкинлеген бирәчәк. 
Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев