Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрельдән республикада социаль пенсияләр 10,3 процентка артты

1 апрельдән республикада социаль пенсияләр 10,3 процентка артты. Федераль ташламаларга ия булучыларга айлык акчалата түләүләр (ЕДВ) 5,5 процентка индексацияләнде. Апрель аенда дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләр, өстәмә айлык матди тәэмин итүнең күләмнәре һәм суммалары социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнүче башка социаль түләүләр арта.

Якынча исәпләүләр буенча социаль пенсиянең уртача күләме 7 679 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балаларга социаль пенсиянең уртача күләме - 11 442 сум. Ике пенсия алучы хәрби травма нәтиҗәсендә инвалид булган гражданнарга һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга пенсиянең уртача күләмнәре - 29 781 сум һәм 30 378 сум.

Ел дәвамында пенсиянең минималь күләме пенсионерның яшәү минимумыннан ким булмаячак. Быел республикада ул 6 310 сум күләмендә билгеләнде. Эшләмәүче пенсионерга, башка түләүләр белән бергә пенсиянең күләме яшәү минимумыннан түбән булган очракта, пенсиягә өстәмә социаль түләү билгеләнә.

Район пенсия бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев