Мөслим-информ

03 хәбәр итә

Җомга көнне – 8, ялларда ике райондашыбызга пневмония диагнозы куелды.

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән хәбәр итүләренчә, пневмония белән авыручылар саны көннән-көн арта. Оешма-предприятиеләрдә күпләп чирләүчеләр дә күзәтелә. Җомга көнне – 8, ялларда ике райондашыбызга пневмония диагнозы куелып, аларның берсе – Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә, җидесе дәвалау өчен район үзәк хастаханәсенә салынган. Ашыгыч ярдәм бүлегенә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр дә кимеми. Соңгы өч көндә шундый 21 авыруга беренче ярдәм күрсәтелгән.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: