Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

03 хәбәр итә

Ялларда бер баланы эт тешләгән булган

Соңгы өч көндә ашыгыч ярдәм бүлегенә 68 чакыру һәм мөрәҗәгатьбулган. Өч кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Ялларда бер баланы эт тешләгән булган, биш райондашыбыз көнкүрештә авыр тән җәрәхәтләре алган. “Соңгы арада эт тешләп килүчеләр саны арта. “Этләрдән күпчелек балалар зыян күрә. Эт бер сәбәпсез кешегә ташланмый. Эт яныннан үткәндә аны котыртмагыз,  куркуыгызны да күрсәтмәгез. Эт тешләве тән тиресе бозылуга, җәрәхәт килеп чыгуга, кан тамырларының яралануына, эчке органнарның өзелүенә дә китерә. Эт тешләгән очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Хайванның селәгәендә төрле микроблар бар. Алар кеше канына эләгеп, инфекцион авыру китереп чыгарырга мөмкин”, – дип хәбәр итә бүлек фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев