03 хәбәр итә
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 49 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.
Күбесе йөрәк-кан тамырлары авыруы, югары кан басымы белән. Бу атнада Мөслимдә маммограф эшли башларга тиеш, дип хәбәр итә табиблар. Быел маммографияне 1947нче елдан 1981нче елга кадәр (так елгы) хатын-кызлар үтәргә тиеш. “Маммография сөт бизе авыруларын, шул исәптән шеш характерындагы авыруларны скрининг рентгенологик диагностикалауның инструменталь ысулы булып тора. Маммография 40 яшьтән өлкәнрәк барлык хатын-кызлар өчен ел саен үткәрелә торган профилактик тикшерү ысулы буларак тәкъдим ителә. Әлеге төр процедураны практикага кертү хатын-кызлар арасында күкрәк яман шешеннән үлүчеләр санын 35 процентка киметергә мөмкинлек бирде”, – ди поликлиника табиблары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев