Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

03 хәбәр итә

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 89 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

Үпкә ялкынсынуы диагнозы куелучылар саны көн дә артуын хәбәр итә табиблар. Өч көн эчендә 10 райондашыбыз Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган. Шәһәр хастаханәләрендә бүген барлыгы 43 кеше дәвалана. “Көн дә 5-6 кешегә шушы диагноз куела. Авыручылар арасында хәзер яшьләр күбрәк. Элегрәк бу чир өлкәннәрдә күзәтелә иде. Узган ел – 4, быел 6 райондашыбыз коронавирустан вафат булды. Ел башыннан 52 кешедә коронавирус ачыкланды. Бүгенге көндә өй шартларында 70 кеше дәвалана”, – ди инфекционист-табиб шәфкать туташы Гөлнар Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев