Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

03 хәбәр итә

12-17 яшькәчә балаларга да шушы көннәрдә вакцина кайтырга тиеш.

Ел башыннан җирлегебездә 27 кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Ике кешедә ковид ачыкланган. Дүрт кеше дәвалану өчен Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрелгән. Бүгенге көнгә кадәр район поликлиникасына барлыгы 17925 дозада вакцина кайткан, шуның 17325е кулланылган. “15207 доза ГамКовидВак вакцинасы ясалган. 60 яшьтән өлкән кешеләргә 3998 доза вакцина ясалды. Бүгенге көндә поликлиникада 600 доза вакцина бар. Үз сәламәтлегенә битараф булмаганнар прививкаланудан курыкмый.12-17 яшькәчә балаларга да шушы көннәрдә вакцина кайтырга тиеш. “СпутникЛайт” вакцинасына заявка бирдек”, – ди район поликлиникасының баш эпидемиологы ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев