Мөслим-информ

03 хәбәр итә

Югары температура һәм ютәл белән 25 кеше мөрәҗәгать иткән.

Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуңың 31е – йөрәк-кан тамырлары авыруы, 7е – көнкүрештәге тән җәрәхәте белән. Югары температура һәм ютәл белән 25 кеше мөрәҗәгать иткән. Косып, эчләре китеп авыручылар булуын да хәбәр итә табиблар. Үпкә ялкынсынуы белән авыр хәлдә дүрт райондашыбыз Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрелгән. Инсульт белән дүрт райондашыбыз Әлмәт шәһәре хастаханәсенә илтелгән. Биш кеше дәвалану өчен стационарга салынган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: