Мөслим-информ

03 хәбәр итә

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 92 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

Мөрәҗәгатьләрнең күбесе йөрәк-кан тамырлары авыруы, югары кан басымы һәм кискен респиратор авырулары белән, ди фельдшерлар. Көнкүрештә тән җәрәхәте алган өч райондашыбызга беренче ярдәм күрсәтелгән. Алты кешегә “үпкә ялкынсынуы” диагнозы куелып, алар Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган. “Соңгы арада балалар да күпләп чирли башлады. Югары температура, ютәл, томау белән ашыгыч ярдәм чакыртучы әниләр саны артты. Табиб белән киңәшләшеп, профилактика өчен сабыйларга гриппка каршы дарулар, витаминнар эчү дә кирәк”, – ди бүлек фельдшеры Рушания Нәҗметдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: