Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

03 хәбәр итә

Сабыйлары томаулап, ютәлләп, югары температура белән мөрәҗәгать итүчеләр елның нәкъ шушы чорында арта.

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә соңгы өч көндә 89 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Аның күбесе – йөрәк-кан тамырлары авырулары, югары кан басымы белән. “Балалар бүлегенә килүчеләр дә шактый. Сабыйлары томаулап, ютәлләп, югары температура белән мөрәҗәгать итүчеләр елның нәкъ шушы чорында арта. Мәгариф учреждениеләрендә әлегә җылы бирелмәде. Көннәр кинәт кенә суытып җибәргәч, кискен респиратор авыруын “эләктерү” озак түгел. Табиб белән киңәшләшеп, профилактика өчен гриппка каршы дарулар эчү, вакытында вакцинация ясату отышлы булачак”, – ди табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев