Мөслим-информ

02 көндәлеге

Үткәрелгән чаралар барышында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре маска режимын бозган 43 кешегә беркетмә төзеде.

31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә гражданнардан 57 хәбәр һәм гариза кергән. Аларның 7се-гражданнарның кинәт үлү очраклары булса, 7се – юл-транспорт һәлакәтләренә, 6сы спиртлы эчемлекләр куллану һәм спиртлы эчемлекләр эчү аркасында килеп чыккан җәнҗалларга бәйле. Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү бәйрәм көннәрендә дә актуаль булып калды. Үткәрелгән чаралар барышында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре маска режимын бозган 43 кешегә беркетмә төзеде.

Фото -  Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: