Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: ике җинаять эше кузгатылган

14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге дежур частенә 48 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 7 хәбәргә күбрәк.

Узган атнада ике җинаять эше кузгатылды. "Мөслим инженерлык челтәре" җәмгыятенең Мөслим һәм Тойгельде авыллары арасында урнашкан су резервуары объектыннан 76 табак профнастил калай урлаганнар. Тикшерү эше бара. Мөслимдәге Октябрь урамындагы шәхси йорт ишегалдыннан велосипед урлаган каракның кем булуы ачыкланган. Тикшерү эше бара.

Җәмәгать тәртибен бозган өчен 134 беркетмә төзелде. Аларның күбесе - җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, кеше кыйнаган һәм штрафларны вакытында түләмәгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 127 беркетмә төзелде, аларның 3се - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Атна дәвамында 5 юл-транспорт һәлакәте булды, аларның икесендә кешеләр зыян күрде. Иске Вәрәш авылы янында булган авариядә ике кеше һәлак булды.

Узган атнада биш кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев