Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: узган атнада бер җинаять эше кузгатылган

5 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге дежур частенә 40 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 8 хәбәргә әзрәк.

Узган атнада бер җинаять эше кузгатылды. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә, исерек хәлдә кабат руль артына утырган 30 яшьлек Күбәк авылы кешесе тоткарланды. Аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсе 1 нче бүлеге буенча эш кузгатылды.

Җәмәгать тәртибен бозган өчен 118 беркетмә төзелде. Аларның күбесе - җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән, кеше кыйнаган өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 113 беркетмә төзелде, аларның 1се - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Һава шартларының бозылуы сәбәпле, атна дәвамында 7 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда кешеләр зыян күрмәде, машиналарның барысы да техник зыян алды.

Узган атнада сигез кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев