Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: узган атнада 5 юл-транспорт һәлакәте булган

28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге дежур частенә 48 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 10 хәбәргә әзрәк.

Узган атнада ике җинаять эше кузгатылды. Билгесез затлар "Урожай" агрофирмасының "Мәгариф" бүлекчәсендәге машина-трактор паркы территориясеннән "ДОН-1500" комбайнының редукторын урлаганнар. Караклыкта шикләнелүче кеше ачыкланган. Ажа карата РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 2 нче бүлеге буенча эш кузгатылды, тикшерү бара.

Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә, исерек хәлдә кабат руль артына утырган 26 яшьлек Мөслим кешесе тоткарланды. Аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсе 1 нче бүлеге буенча эш кузгатылды.

Җәмәгать тәртибен бозган өчен 211 беркетмә төзелде. Аларның күбесе - җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән, кеше кыйнаган һәм штрафларны вакытында түләмәгән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 201 беркетмә төзелде, аларның 3се - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Атна дәвамында 5 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда кешеләр зыян күрмәде, машиналарның барысы да техник зыян алды.

Узган атнада дүрт кинәт үлү очрагы теркәлде. Түбән Табын авылындагы Мәктәп урамында булган янгында бер егет вафат булды. Бүгенге көндә янгынның сәбәпләре ачыклана.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев