Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 17 юл-транспорт һәлакәте

Юлларда ел саен бихисап санда кеше гомерләре өзелә. Юл-транспорт һәлакәтләренең саны артуы күзәтелгәнен хәбәр итә ДАИ инспекторлары. Җирлегебездә ел башыннан 17 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 22 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәте алган, 3 кеше үлгән. 11 айга механик зыян белән 223 юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәтләрнең күбесе машина руле артына алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә килеп чыга. Шоферларның игътибарсызлыгы, ашыгуы, кабалануы да аварияләрнең төп сәбәпчесе булып тора. Һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпле, юлларда йөрү куркынычны бермә-бер арттыра төшә. Урыны белән бозлавыкка да очрыйсың, кар җыелып торган урыннар да бар. Юлда колеялар барлыкка килгәндә,тәбәнәк машиналарда йөрү аеруча кыенлаша. Зинһар өчен, сак, ашыкмыйча, артык кумыйча йөрегез. Һәлакәткә очраган юлчыларга тап булсагыз, ярдәм итәргә тырышыгыз. Шуны онытмагыз, өйдә безне һәммәбезне якыннарыбыз көтеп тора, - ди ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев