Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: узган атнада 3 юл-транспорт һәлакәте булган

31 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге буенча дежур частенә 31 хәбәр керде.

Узган атнада административ күзәтчелектән качып йөргән бер райондашыбызга җинаять эше кузгатылды.

Суд карары белән машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, кабат исерек килеш руль артына утырган Метрәй авылы кешесенә җинаять эше кузгатылу алдында тора.

Җәмәгать тәртибен бозган өчен 231 беркетмә төзелде. Аларның 4се - җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 225 беркетмә төзелде, исерек килеш руль артына утыручылар саны - 2. Башка төр административ хокук бозулар өчен 2 кеше тоткарланды.

Атна дәвамында 3 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк.

Тротуарда яисә газонда машиналарын калдырган шоферларны тоткарлау буенча эш дәвам итә. Узган атнада район башкарма комитеты каршындагы комиссия каравына шундый ике эш җибәрелде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев