Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: урлашучылар күбәйгән

12 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 43 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 6 га хәбәргә күбрәк. Узган атнада Мөслимдә яшәүче 60 яшьлек ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 158.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ул "Строймастер" җәмгыяте базасыннан 18 табак...

12 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 43 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 6 га хәбәргә күбрәк.

Узган атнада Мөслимдә яшәүче 60 яшьлек ир-атка карата РФ Җинаять кодексының 158.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ул "Строймастер" җәмгыяте базасыннан 18 табак профнастил урлаган.

Әмәкәй авылындагы бер йортка кереп, азык-төлек урлаган билгесез райондашыбызга карата РФ Җинаять кодексының 158.3 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Җәмәгать тәртибен бозучыларга карата 126 беркетмә төзелде, шуның дүртесе - вак хулиганлык өчен. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 112 беркетмә төзелде. Өч гражданның транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүе ачыкланды.

Атна дәвамында 2 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. 4 кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев