Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: наркотик матдәләр саклаган өчен җинаять эше кузгатылды

8 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 37 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 1 хәбәргә әзрәк. 

Наркотик матдәләр саклаган өчен Азнакай шәһәренең 40 яшьлек гражданына карата РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсе беренче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге ир-атны Мөслимдәге Банк-Октябрь урамнары киселешендә тикшергән вакытта аннан наркотик матдә табып алынды. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. 
Вак караклык кылган һәм башка тәртип бозулар өчен 105 беркетмә төзелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 103, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 1 шоферга беркетмә төзелде. Атна дәвамында механик характерда 3 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. 
“Имин шәһәр” АП-комплексы ярдәмендә шактый тәртип бозулар ачыкланды: 
– 27 декабрьгә каршы төндә билгесез машина хуҗасы, Мөслимдәге Кооператив урамында (коры сөт заводы янында) юл читенә чыгып, андагы утыртылган агачларга зыян китерде; 
– 31 декабрьдә билгесез машина хуҗасы 23.00 сәгатьтә Мөслимдәге Яңарыш-Гагарин урамнары киселешендәге юл билгесенә барып бәрелде; 
– 4 гыйнвар көнне Мөслимдәге Авзалов урамында җиңел машина урамдагы баганага килеп бәрелде. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды. 
Узган атнада өч кинәт үлү очрагы теркәлде. 

Район эчке эшләр бүлеге штабы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев