Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: Мөслимдә 4 юл-транспорт һәлакәте булган

7 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 41 хәбәр керде.

Бу узган атна белән чагыштырганда ун хәбәргә күбрәк.

Узган атнада Метрәй авылы кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Суд карары белән машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә, исерек хәлдә кабат руль артына утырган өчен аңа закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.

Җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 178 беркетмә төзелде. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган өчен - өч, башка төр административ хокук бозулар буенча ике кеше административ җаваплылыкка тартылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 173 беркетмә төзелде, шуларның икесе - исерек шоферларга.

Атна дәвамында 4 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк.

Ашыгыч ярдәм һәм башка хезмәтләр машиналары өчен керү-чыгу юлын "томалап", транспорт чараларын күпфатирлы йорт ишегалларында, тротуарда яисә газонда калдырган шоферларны тоткарлау буенча эш дәвам итә.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев