Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: ике райондашыбызга карата җинаять эше кузгатылды

9-15 октябрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 50 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 7 хәбәргә күбрәк.

9-15 октябрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 50 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 7 хәбәргә күбрәк.

Узган атнада ике җинаять эше кузгатылды:

Аның берсе – Яңа Сәет авылында бензин пычкысын урлау буенча РФ ҖКның 158 маддәсе беренче бүлеге нигезендә. Әлеге факт буенча шикләнелүче кеше билгеле, урланган пычкы хуҗасына кайтарылган.

Икенче җинаять эше дә РФ ҖКның 158 маддәсе беренче бүлеге буенча кузгатылды. Әмәкәй авылында шомарту (шлифовальная) машинасын урлаган карак яздырып баручы видеокамералар ярдәмендә ачыкланган. Тикшерү эше бара.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, кеше кыйнаган, вак караклык кылган, җәмәгать урынында тәмәке тартуны тыючы законны бозган гражданнарга карата – 126, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 120, төрле характердагы административ хокук бозулар буенча – 98, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 3 шоферга административ беркетмә төзелде. Атна дәвамында механик характерда 7 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә 5 хокук бозу очрагы ачыкланды, гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада 2 кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев