Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: административ хокук бозулар буенча 113 беркетмә төзелде

3 июльдән 9 июльгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 63 хәбәр керде. Узган атнада җинаять эшләре кузгатылмады. 

3 июльдән 9 июльгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 63 хәбәр керде. Узган атнада җинаять эшләре кузгатылмады. 

Төрле административ хокук бозулар буенча 113 беркетмә төзелде. Суд тарафыннан билгеләнгән административ чикләүләрне бозу, суд тарафыннан салынган штрафны түләмәгән өчен гражданнар административ җаваплылыкка тартылды.

Алты юл-транспорт һәлакәте теркәлде, зыян күрүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы – 107. Транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән ике кеше ачыкланды.

113 хокук бозуның 7се “Имин шәһәр” АП-комплексы ярдәмендә ачыкланды, хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды. Видеоязма ярдәмендә 8 июль төнендә Мөслимнең пушкин урамындагы 78 йорты янында сугышкан гражданнар ачыкланды, хәзер тикшерү бара, суд-медицина экспертизасы үткәрелә. Шуларның нәтиҗәләре буенча тынычлыкны бозучыларга карата җәза чарасы турында карар кабул ителәчәк.

Узган атна өлкәннәр һәм авыру кешеләр өчен бик авыр булды:  9 кеше кинәт үлде, аларның күпчелеге 80-90 яшьлек өлкәннәр.. Исәнсеф авылында, йортында янгын чыгып, 57 яшьлек ир-ат үлде. Әлеге эш буенча материал тикшерү комитетына җибәрелде. Метрәй авылында 1983 елгы ир-егет үз-үзенә кул салган. Материал шулай ук тикшерү комитетына җибәрелде.

Хөрмәтле мөслимлеләр! Банк карталары белән төрле операцияләр онлайн-түләүләр башкарганда, җитди суммага әйберләр сатып алганда уяу булыгыз. Хәзерге вакытта уголовный розыск хезмәткәрләре районның бер авылында йорт сатып алу факты буенча эшлиләр. Әлеге йорт берничә кат сатылган. Хезмәткәрләребез сатучы һәм сатып алучы арасындагы килешүнең законлылыгын тикшерә. Хезмәткәрләребез һәм участок уполномоченныйларыбыз сезнең иминлек өчен эшли. Сездә шик тудырган берәр килешүне башкарганчы, безнең һәрберебезгә мөрәҗәгать итеп, киңәшләшә аласыз. Дежур бүлегебез тәүлек әйләнәсе эшли.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев