Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 60 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды

Транспорт чарасын эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен бер райондашыбызга РФ ҖКның 264.3 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

2-8 октябрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 43 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 14 хәбәргә күбрәк.

Тугаш авылыннан үзенең юбилее алдыннан исерек килеш машина белән идарә иткән 60 яшьлек ир-атка карата РФ ҖКның 264.1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Транспорт чарасын эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен бер райондашыбызга РФ ҖКның 264.3 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Шоферның әлеге хатасы аркасында Саклаубаш авылыннан 18 яшьлек кыз, авария булып 25 көн узганнан соң, алган тән җәрәһәтләреннән Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсендә вафат булды.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, кеше кыйнаган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын үтәмәгән гражданнарга карата – 112; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 95, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 6 шоферга административ беркетмә төзелде.

Атна дәвамында механик характерда 3 юл-транспорт һәлакәте булды, аларның берсендә зыян күрүче дә бар. “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә 4 хокук бозу очрагы ачыкланды, гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада 4 кинәт үлү очрагы теркәлде, аларның барысы да өлкән яшьтәге кешеләр.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев