Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге : 3 юл-транспорт һәлакәте булды

12-18 март көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 33 хәбәр керде. 

Атна дәвамында ике җинаять эше кузгатылды. Батырлык өчен спиртлы эчемлек кулланып, урындык белән хатынына суккан Мөслим авылыннан 1981 елгы ир-атка карата РФ ҖКның 115 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. 
Икенче җинаять эше РФ ҖКның 158 маддәсе 3 бүлеге буенча кузгатылды. Бер ир-ат, 37 яшьлек хатын-кызның кәрәзле телефонына шалтыратып, аның исәп-хисап счетлары “блокланган” дип, акчаларын икенче номерга күчерергә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә әлеге ир-ат 37 яшьлек хатынның 45 мең 912 сум акчасын үзләштерә. 
Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, ата-ана бурычларын үтәмәгән, вак караклык кылган, административ хокук бозулар өчен суд тарафыннан билгеләнгән штрафларны түләмәгән өчен һәм төрле тәртип бозулар буенча 110 кешегә административ беркетмә төзелде. Узган атнада механик характердагы 3 юл-транспорт һәлакәте булды. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән – 2, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 104 кешегә административ беркетмә төзелде. Атна дәвамында дүрт кинәт үлү очрагы теркәлде. 
Хөрмәтле авылдашлар! Уяулыкны югалтмагыз! Карта номерларыгызны, исәп-хисап счетларыгызны берәүгә дә хәбәр итмәгез! Банк хезмәткәрләре сезнең исәп-хисап счеты буенча барлык кирәкле мәгълүматка ия һәм аларны төгәлләштермәячәк. Таныш булмаган кеше үзен банк хезмәткәре дип таныштырса яисә сездә шик туса, әүвәл картагызда күрсәтелгән түләүсез номер аша банк хезмәткәре белән элемтәгә керегез. 
Таныш булмаган кеше сездән акча күчерүне сорый икән, ашыкмагыз! Эшегез булуны сылтау итеп, аның телефон номерын сорагыз, “соңрак шалтыратырмын” дип әйтегез. Туганнарыгыз исеменнән сезнең белән элемтәгә кереп, акча күчерүләрен сорасалар, башта шул туганнарыгыз белән элемтәгә керегез. Уяу булыгыз! Сез тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 2-42-02 телефоны аша район эчке эшләр бүлегенә шалтырата аласыз. 

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама