Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 хәбәр итә: автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 2 шоферга административ беркетмә төзелде

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр кулланган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын үтәмәгән гражданнарга карата – 117; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 110, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 2 шоферга административ беркетмә төзелде. 

4-10 декабрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 31 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 13 хәбәргә кимрәк. 
Узган атнада җирлектәге бер ягулык җибәрү станциясе хезмәткәренә РФ ҖКның 238 маддәсе беренче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Ул, куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алмыйча һәм кеше сәламәтлеге турында уйламыйча, ягулык җибәрү станциясендә баллонга газ тутырган. Тикшерү эше бара. 
Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр кулланган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын үтәмәгән гражданнарга карата – 117; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 110, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 2 шоферга административ беркетмә төзелде. 
Атна дәвамында механик характерда 5 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә 4 хокук бозу очрагы ачыкланды, гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартылды. 
Узган атнада 6 кинәт үлү очрагы теркәлде. 
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев