Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 хәбәр итә: каравылчылар урлашкан

29 май - 4 июнь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 56 хәбәр керде. Бу чорда түбәндәге гамәлләр өчен 4 җинаять эше кузгатылды:

- бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң шешәдәшләрнең берсе икенчесеннән акча таләп итә. Иптәше баш тарткач, озак уйлап тормыйча, аның 4 000 сум акчасын тартып ала;

- спорткомплекс территориясендә ламинатланган фанер такталары саклана иде. "Евростиль" ҖЧҖ аларны каравыллауны бер мөслимлегә тапшырган. Шул каравылчы әлеге милекне урлауны оештырган;

- Ташлыяр авылында яшәүче берәү, каравылчысыз торган интернат-мәктәп бинасына кереп, бер классның идәненнән линолеум һәм видеокүзәтү кабелен алып чыкмакчы була;

- Рус Шуган авылында колагында зәңгәр биркалы аклы-каралы бозауны урлыйлар. Аны өч каравылчы саклаган, шуңа өстәп видеокүзәтү дә булган. Әмма видеокамера эшләмәгән, каравылчылар фермадагы КППны саклыйлар, ә койма - исем өчен генә. Каравылчыларның берсе аңлатмасында язганча, ул эшкә нәкъ менә шул коймадагы тишекләр аша йөри икән. "Ык" агрофирмасына 8400 сумлык зыян килә.

Болардан тыш, 19 административ беркетмә төзелде, шулардан элек салынган штрафларны түләмәгән өчен - 16, исерек килеш йөргән өчен - 1, вак караклык өчен - 1, кыйнау өчен - 1. Кинәт үлү очраклары - 7.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев