Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 хәбәр итә

29 августтан 4 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 44 хәбәр керде. Бу алдагы атнага карый 36 хәбәргә кимрәк. Узган атнада 6 җинаять эше кузгатылды: - урлау факты буенча 3 җинаять эше ачылды. Азнакайдан килгән берәү 25 августка каршы төндә , ишекләрен ачык калдыручы якташларыбызның артык ышанучанлыгыннан файдаланып,...

29 августтан 4 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 44 хәбәр керде. Бу алдагы атнага карый 36 хәбәргә кимрәк.

Узган атнада 6 җинаять эше кузгатылды:

- урлау факты буенча 3 җинаять эше ачылды. Азнакайдан килгән берәү 25 августка каршы төндә , ишекләрен ачык калдыручы якташларыбызның артык ышанучанлыгыннан файдаланып, берәүләрдән ноутбук һәм алтын әйберләр, икнчеләрдән велосипед урлый һәм әлеге вакыйганы "юарга" "Карина" кафесына китә. Шунда ул безнең хезмәткәрләр тарафыннан тоткарланды;

-икенче факт Үрәзмәт авылындагы ашханәдән азык-төлек крлау белән бәйле;

- Җаваплылыгы чикләнгән "Сәфәр" җәмгыятенең машина- рактор паркыннан детальләр урланды;

-"Бәширов И.И." КФХнан көтүдә йөргән 4 каз урланды.

Урлар әйберегез бар икән һәм сез үзегезнең милкегезнең бөтенлеге хакында кайгыртмыйсыз икән, моннан файдаланучылар табыла. Узган атна шуны раслады.

Узган атнада административ хокук бозулар өчен 89 беркетмә төзелде. Шулапдан 79ы -юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, исерек хәлдә руль артына утырган ике шоферга да беркетмә төзелде.

Атна дәвамында 7 юл -транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. Кинәт үлү очраклары -2.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев