Утызынчы тапкыр районара волейбол ярышлары уздырылды
Рус Шуган мәктәбендә оештырылгын районара волейбол ярышларында сигез команда катнашты.
Рус Шуган мәктәбендә Советлар Союзы Герое П.Днепров кубогына ХХХ районара волейбол ярышлары узды. Анда Рус Шуган, Мөслим, Күбәк, Азнакайдан иң яхшы 8 команда катнашты.
"Ярышларны ачу тантанасында район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Ренат Гарипов катнашты һәм спортчыларга уңышлар теләде.
Петр Днепров кубогына беренче ярышларны оештыручы Павел Устеряков һәм Илфат Хафизов, хәзерге ярышларның генераль спонсоры Алмаз Ибраһимов бәйгене оештыручыларның Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
"Илтранс-1" командасы бәйгедә җиңү яулады һәм күчмә кубокка лаек булды. Икенче урында – "Илтранс-2", өченче урында – Азнакай командасы.
Командаларга спонсорның грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларның иң яхшы уенчылары дип танылган Айнур Мәҗитов, Радик Кәшбиев, Радик Муллаянов һәм Сания Касыймовалар Мактау грамоталары һәм кыйммәтле пакетлар белән бүләкләнде", - дип хәбәр итәләр Рус Шуган мәктәбеннән.
Фото - Рус Шуган мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев