Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Шуганлыларга тиңнәр юк

Физкультурачылар көне уңаеннан Рус Шуган авылында ел саен пляж волейболы буенча ярыш үткәрелә. Бәйге “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексы белән берлектә оештырыла

Унбишенче тапкыр узган чара быел физкультура укытучысы Павел Устеряков призына үткәрелде.

– Рус Шуган авылы яшьләре актив булулары белән аерылып тора. Пляж волейболы өчен мәйданны 2008 елда Сергей Басорин үз хисабына ясатты. Пляж волейболы балалар мәйданчыгында яшүсмерләрнең вакытларын файдалы итеп үткәрү максатында эшләнде. Ул вакытта Сергей спорт мәктәбенең Рус Шуган авылы филиалында волейбол тренеры булып эшли иде. Волейболга егетләр дә, кызлар да тигез тартыла. Кыска буйлылар да бу спорт төрендә чыныгып, үсеп китә. 2009 елдан башлап мәктәп укучылары, яшьләр белән пляж волейболы буенча ярышлар үткәрә башладык, – ди мәгариф ветераны Павел Устеряков.

Бәйге бүләкләү белән башланды. Спортны үстерүгә керткән өлеше һәм үсеп килүче буынны тәрбяләгәне өчен Павел Устеряковка Рус Шуган авыл җирлеге башлыгының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләге тапшырылды.

– Пляж волейболы – популяр спорт төре. Комлы мәйданчыкта баручы пляж волейболы гади волейболдан бер нәрсә белән дә аерылмый. Сәламәтлек өчен файдалы: мускулларны, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, – ди Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов.

Ярышта сигез команда көч сынашты. Башкортостан Республикасыннан да ике команда килде. Данил Кашапов һәм Никита Кузнецовтан торган команда беренче урынны яулады. Кызлар арасында Сюзанна Кузнецова һәм Анастасия Васильева командасына тиңнәр булмады. Җиңүчеләргә медальләр, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рус Шуган егетләре район күләмендәге ярышларда гына түгел, республика бәйгеләрендә дә җиңүләр яулый. Пляж волейболы буенча Татарстанда узган бәйгеләрдә Данил Кашапов, Артем Кузнецов, Тимур Басорин, Дмитрий Якимов, Никита Кузнецов, Эмиль Хисаметдинов Мөслим данын яклый. Алар һәрвакыт беренче өчлеккә керә.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев