Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Спартакиада башланды!

XXXIV спартакиадада оешма-предприятиеләрнең 9 җыелма һәм 18 авыл җирлеге командасы катнаша.

Узган шимбәдә “Яшьлек” спорткомплексында оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында XXXIV спартакиада ярышларына старт бирелде.

– Сәламәт яшәү рәвешенә җирлегебездә зур игътибар бирелә. Спорт белән шөгыльләнер өчен бөтен мөмкинлекләре булган спорт объектлары сафка баса. Спорт ул – көч-егәр һәм сәламәтлек. Бирегә җыелган райондашларыбыз шушы девиз астында көчләрен сынаячак. Гадел уенның гадел җиңүчеләре булсын! Уеннар компромиссыз, ләкин ныклы көрәш белән үрелеп барсын иде, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Уеннар алдыннан район башлыгы бертөркем райондашларыбызны бүләкләде.

Яшь спортчылар кул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә спорт мастеры кандидатына нормативлар тапшырган. Спартакиадада район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары Илдар Зиннуров һәм Раян Хәйруллинга спорт мастеры кандидаты таныклыгы тапшырылды. Беренче разряд нормативын үтәгән спортчылар Салих Сафин, Илзирә Зиннурова, Камил Исламов, Әмир Каюмов, Раил Хөснетдинов та таныклыклыклар алды. ГТО нормативларын үтәгән Баек мәктәбенең физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәре укытучысы Рамил Баянов, Түбән Табын интернат мәктәбенең физик культура укытучысы Айрат Хөсәенов, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шәфкать туташы Марина Гатауллина, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Илназ Кашапов, Мөслим лицее укучысы Сания Касыймова таныклыкларга ия булды.

Спартакиадада быел 9 команда көч сынашачак. 

Лилия Шәймиева

Айзилә Мөхәммәтҗанова, Лилия Шәймиева фотолары.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев