Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Россия җыелма командасы составында

Орел шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелегенә ярышлар тәмамланды.

- Армрестлинг буенча 2023 елгы Россия беренчелеге тәмамланды.
Орел шәһәрендә узган ярышлар бик матур, эмоциональ узды.
Бу турнир безгә җиңүчеләрнең яңа исемнәрен ачты һәм Россиянең киләчәк армрестлинг перспективасын күрсәтте.
ТР җыелма командасы составында спорт мәктәбене командасы уңышлы чыгыш ясады.
- 55 кг авырлык категориясендә Илина Бариева абсолют җиңүче булды һәм РФ спорт мастеры нормативын үтәде.
- 65 кг авырлыкта алтын медальне Айзат Әхмәдуллин  яулады. 
- Раян  Хәйруллин уң кулында чемпион булды, сул кулында бронза медаль яулады.
- 70 кг авырлыкта бронза медальләргә Азалия Юнысова лаек булды
Менә шушы егетләр, кызлар безнең Мөслимне, Татарстанны данлыйлар!
Әлеге ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең өч спортчы Россия җыелма командасының төп составына керде. Җиңүчеләрнең тренеры - Ларис Бариаев, дип хәбәр итә спорт мәктәбе.
Фото - спорт мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев