Республика финалында җиңү яуладылар
Спорт мәктәбенең хатын-кыз волейболчылары республика ярышында призлы урынга лаек булдылар.
14 октябрьдә Яңа Чишмә районында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призына Татарстан Республикасы II лигасының волейбол буенча республика ярышларының финалы узды!
Спорт мәктәбенең хатын-кыз волейболчылары "Факел - Мөслим" җыелма командасы составында матур уен күрсәттеләр һәм киеренке көрәштә республиканың иң көчле командалары арасында икенче урынга лаек булдылар!
"Факел-Мөслим" командасын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!, - дип язалар спорт мәктәбеннән.
Фото - спорт мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев