Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Мираслылар җиңү яулады

Районыбызның «Мирас» командасы мини-футбол буенча 2 нче урынны яулады.

Мөслимнең "Мирас" командасы Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә 2014-2015 елларда туган балалар арасында мини-футбол буенча ТР көньяк-көнчыгыш лигасы чемпионатында катнашты.

Турнирда 16 команда чыгыш ясады.
Районыбызның "Мирас" командасы 2 нче урын яулады. Раяз Нуруллин турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды.

Шул рәвешле, мираслылар Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашу өчен юллама алды. Ул 23-24 ноябрь көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә узачак.

 Фотолар - "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев