Кул көрәше
Кул көрәше ярышларында Татарстан беренчелегендә Мөслим егет-кызлары уңышлы чыгыш ясадылар.
25-26 ноябрьдә Чистай шәһәрендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар узды. Чарада 500 дән артык спортчы катнашты. Татарстан беренчелеге - республикада гына түгел, Россиядә дә иң дәрәҗәле ярышларның берсе.
Спорт мәктәбе кул көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар. 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында команда ярышларында 1 урынга лаек булдылыр. Шәхси зачетта түбәндәге нәтиҗәләр:
14-15 яшьлек егетләр арасында:
Мөглиев Ибраһим ( 45 кг) - 3 урын
Ханов Ринас ( 50 кг) - 2 урын
Гайсин Ранис (55кг) - 1 урын
Хәйруллин Раян (60 кг) - 1 урын
Әхмәдуллин Азат (65 кг) - 2 урын
Хафизов Камил (70 кг) - 3 урын
Юнысова Азалия ( 70 кг. нан артык) - 1 урын
16-18 яшьлек яшүсмерләр арасында :
Харисов Наил ( 65 кг) - 1 урын
Садриев Айнур ( 65 кг) - 3 урын
Исанаев Вадим (70 кг) - 2 урын
Яшүсмерләр арасында 19-21 яшь:
Бариев Илһам ( 65 кг) - 2 урын
Әһлиев Илдан ( 80 кг) - 2 урын
Команданың тренеры Ларис Бариев.
Фото - спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев