Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Ихтыярны йөгәнләүче ярыш

Рус Шуган мәктәбе базасында Петр Днепров истәлегенә традицион ату ярышлары үтте.

Советлар Союзы Герое Петр Днепровның тууына 105 ел тулуга багышланган бәйгедә мәгариф оешмаларыннан ун команда составында 50 уенчы катнашты. Ярышлар 18нче тапкыр оештырылды.

Рус Шуган мәктәбендә яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов һәм физкультура укытучысы Владимир Лесновның хезмәте зур. Бәйгенең елдан-ел популярлашуы һәм күбрәк аудитория җыюы да шуны күрсәтә.
– Укучылар ярышларны көтеп ала. Ярышларда бигрәк тә егетләр өчен кирәкле күнекмәләр бирелә. Хәрби хезмәт үткәндә мондый күнекмәләр бик кирәк, – ди Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов.

Ярышларда катнашучылар мәктәп музеен да карадылар, Пётр Днепровның тормыш юлы, авыл һәм мәктәп тарихы белән таныштылар.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 февраль санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев