Йөзүчеләребез Чистай шәһәрендә булды
Чистай шәһәрендә йөзү буенча - «Кама аръягы лидеры» ярышлары үтте.
7-8 апрель көннәрендә Чистай шәһәрендә йөзү буенча Татарстанда иң зур ярышларның берсе - "Кама аръягы лидеры" үтте. Ярыш үзенә якын-тирә район шәһәрләрдән иң көчле спортчыларны җыйды.
"Быел ярышларга сайлап алу тагын да катгыйрак булды: йөзүчеләр яхшы физик әзерлеккә һәм яшьләренә туры килүче разрядка ия булырга тиеш иде.
Мөслим данын әлеге ярышларда 6 спортчы яклады.
Нәтиҗәдә:
1 урында - Амира Шәйхразиева
2 урында - Ләйлә Баһауова
3 урында - Динар Шәфигуллин", - дип хәбәр итте безгә спорт мәктәбенең инструктор-методисты Алия Фазлыева.
Егет-кызларыбызның тренерлары - Алмаз Дәүләтшин, Фәрхәт Хәбибуллин.
Фото - Мөслим спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев