Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Ярышлардан җиңү белән

Әлмәт шәһәрендә мини-футбол буенча республика турниры узды

2014 елгы малайлар командалары арасында үткәрелгән турнирда район данын “Яшьлек” спорткомплексының “Мирас” егетләре яклады.

“Мирас” командасында шөгыльләнүче Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбенең футболчы малайлар командасы I урынны яулады. “Мирас”ның җыелма командасы – II урында. Зиннур Закиров, Рәшит Абдуллин, Исмәгыйль Миргасимов иң яхшы уенчылар булып танылды. Командаларның тренеры – Илфат Хафизов.

– Ярышлардан җиңү белән әйләнеп кайту – без әти-әниләр өчен зур сөенеч. Улларым Илфар һәм Илнар Илфат абый кул астында өченче елларын шөгыльләнәләр. Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Мәскәү, Ютазы районы, Азнакайда узган районара һәм республикакүләм ярышларда да сынатмадылар. Киләчәктә, бәлкем, берсе булса да футболчы булыр дигән өметтә калам, – диде Эльза Нәгыймова.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 18 октябрь саныннан укыгыз.

Фото – Илфат Хафизовның шәхси архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев