Фиджитал-баскетбол уеннары оештырылды (+фоторепортаж)
Мөслимдә беренче тапкыр фиджитал спорт уены оештырылды. Физик активлык һәм виртуаль тирәлек белән аралашуга корылган әлеге спорт һәм күңел ачу чарасының бер төре буларак, яшьләр баскетболны сайлап алган.
Заманча технологияләр спорт өлкәсен дә актив яулый бара. Мөслимдә беренче тапкыр муниципаль дәрәҗәдәге фиджитал спорт уенына караган ярыш үтте. Беренче көнне спортчылар цифрлы уенда катнаштылар. “Интерактив стрибол һәм 3кә-3 стритбол” дисциплинасында барлыгы 8 команда ярышты.
“Мизгел” яшьләр үзәгендә үткәрелгән чарага җанарлар да күп килгән иде. Дуслары, сыйныфташларының уенын зур экраннан карап булу мөмкинлеге мәктәп укучыларын да җәлеп иткән.
Уен олимпия системасы буенча алып барылды. Интерактив уенда да күнекмә булу зарур, тренировкалар монда да кирәк дип саный уенда катнашучылар.
Уенның икенче көне “Яшьлек” универсаль спорт залында үтте. Биредәге ярышлар да район яшьләре өчен зур бәйрәмгә әверелде. Нәтиҗәләр чыгарганда, интерактив уен вакытында тупланган очколар хәлиткеч роль уйнады.
Физик активлык һәм цифрлы тирәлекнең бергәлегенә корылган спорт уеннары яшьләр арасында елдан-ел зуррак кызыксыну уята. Оештыручылар алга таба спортның башка төрләрен дә әлеге уеннарда сынап карарга уйлыйлар. Фиджитал уеннарның максаты да бит күңел ачу гына түгел, физик активлыкка омтылыш булдыру.
Гөлназ Җәлилова
Гөлназ Җәлилова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев