Өлкәннәр арасында бильярд ярышы үтте
Чарада 18 мөслимле катнашты.
"Яшьлек" спорт сараенда өлкәннәр арасында Космонавтика көненә багышланган бильярд ярышы үтте. Чарада 18 мөслимле катнашты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
1. Р. Исламов, Р. Ризванов;
2. К. Иванов, Р. Егоров;
3. Р. Шәрипов, Ф. Баев;
"Иң өлкән катнашучы" номинациясендә 83 яшьлек Кузьма Иванов бүләкләнде.
Җиңүчеләргә спорт мәктәбенең дипломнары, Социаль фондтан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Фото - "Яшьлек" спорткомплексыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев